Ришвәтчелеккә каршы чаралар Казанның Камал театры алдындагы мәйданда, Петербур урамында, Горький һәм Җиңү паркларында берьюлы үтте. Яшьләр урамнан узып баручыларга коррупция турында төрле кәгазьләр таратты, ришвәтчелекнең җәмгыятькә китергән зыяннары турында аңлатты. Шулай ук төрле флэшмоблар да оештырды.
Чарада катнашучылар мондый урам чараларының Казанда моннан ары һәрдаим уздырылачагы турында белдерде һәм коррупциягә каршы бергәләп көрәшергә чакырды.
Чарада катнашучылар мондый урам чараларының Казанда моннан ары һәрдаим уздырылачагы турында белдерде һәм коррупциягә каршы бергәләп көрәшергә чакырды.