Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чыгымнар арту сәбәпле Татарстанның Русиягә бурычы үскән


Русия хисап пулатының агымдагы елның беренче кварталында федераль бюджеттан тотылган акчалар турындагы хисабына караганда, барлык төбәкләрнең Русия бюджетына бурычы 16.7 млрд сумга артып 1.7 триллионга җиткән.

Татарстан бурычлы төбәкләрнең беренче алтысы арасында. Республика федераль бюджетка 86 млрд сум тиеш. Иң зур бурычта Мәскәү.

"Төбәкләрнең шундый хәлгә төшүе илдәге икътисади хәлнең начарлануы, керемнәр кимү сәбәпле бюджетка салым аз түләнүе, чыгымнарның артуы һәм Русия президентының 2012 елның 7 маенда имзалан фәрманнарын тормышка ашыру чаралары белән бәйле", диелгән Хисап пулаты хисабында.

7 май фәрманнары бюджет хезмәткәрләренә эш хакларын арттыру турында иде.

2014 елның беренче өч аенда Русиядән читкә 50 млрд доллардан артык акча чыгарылган. Бу узган елның беренче өч ае белән чагыштырганда 1.8 мәртәбә күбрәк.

Хисап пулаты төбәкләрнең Федераль үзәк алдындагы бурычларын кабат тикшереп салым процентларын үзгәртергә, түләнмәгән кредитлар мәсьәләсен хәл итәргә киңәш итә. Аеруча авыр финанс-икътисади хәлдә булган төбәкләр өчен алган кредитларын кире кайтармау юлларын табарга тәкъдим ителә.

Хисап тикшерү һәм фикер алышу өчен Русиянең Дәүләт думасы, Федерация шурасы һәм премьер-министр Дмитрий Медведевка җибәрелде.
XS
SM
MD
LG