Accessibility links

Кайнар хәбәр

Донецки өлкәсенең биш шәһәре сусыз һәм утсыз калды


Донецки өлкәсендә дәвам иткән бәрелешләр аркасында су һәм электр үткәргечләренә зыян килеп Дружковка, Дзержински, Константиновка, Краматорски һәм Славянски шәһәрләре сусыз һәм утсыз калды, дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр хезмәте.

Су үткәргече Славянски артындагы Черевковка авылы янында өзелгән.

Хәрбиләр һәм гыйсьянчылар хәзерге вакытта әлеге казаны төзәтеп су белән электрны ялгау өчен көч кулланусыз махсус "коридор" булдыру турында сөйләшүләр алып бара. Дүрт шәһәргә эчәр су китерелә. Славянскида сугыш баруы сәбәпле су китерү мөмкин түгел, дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр хезмәте.

Украинаның Югары радасы бүген террорга каршы канунга үзгәрешләр кертеп, Украинаның көнчыгышында барган террорга каршы чарада катнашучыларның вәкәләтләрен арттырды.
XS
SM
MD
LG