Accessibility links

Кайнар хәбәр

Доһада Болгарны ЮНЕСКО исемлегенә кертү мәсьәләсе карала


Катар башкаласы Доһада 13-25 июнь көннәрендә ЮНЕСКОның еллык утырышы үтә. Узган ел Болгар һәм Зөя ЮНЕСКОның мәдәни ядкәрләр исемлегенә керә алмаган иде. Быел Болгар тыюлыгы археология һәм мәдәният мирасы буларак тәкъдим ителгән, галимнәр тарафыннан аның цивилизация өчен әһәмиятен аңлату өчен күбрәк эш башкарылган.

"Болгар безнең өчен Ислам кабул итү урыны, Алтын Урданың беренче башкаласы да. Яңа салынган биналарны шул яктан күрсәтсәк ЮНЕСКО комитетның безне гафу итүе дә ихтимал", дигән иде узган ел тарихчы-галим Рафаил Хәкимов Азатлыкка.

Русиянең ЮНЕСКО эшләре комитетының Татарстандагы комитеты рәисе Зилә Вәлиева һәм тарихчы Рафаил Хәкимов быел Болгарның дөнья мәдәни мирасы исемлегенә керүенә зур өметләр баглый, дип яза "БИЗНЕС Online". Болгар исемлеккә инде дүртенче тапкыр тәкъдим ителә.

Катарга Татарстанның дәүләт киңәшчесе, Болгар һәм Зөяне төзекләндерү фонды җитәкчесе Миңтимер Шәймиев китте.

Быел исемлектә 36 намзәт. Болгар - Русиянең бердәнбер намзәте. Моннан тыш "мәдәни ядкәр" исеменә дөньяның иң борыңгы һидротехник корылмасы саналган Кытайның Бөек каналы, Коста-Рикада Колумб чорына кадәр яшәгән Дикис кабиләсе корылмалары һәм таш шарлары, Вадден диңгезенең Дания һәм Германиядәге өлеше, Һиндстанның зур Һималай паркы һәм башкалар бар.
XS
SM
MD
LG