Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә президент сайлавы өчен чит илләрдә тавыш бирү тәмамланды


Төркиядә узачак президент сайлавы өчен чит илләрдә тавыш бирүләр ял көнне тәмамланды. Иң күп төрек яшәгән Германиядә Төркия ватандашлары беренче тапкыр президентны турыдан үзләре сайлауларына кәнәгать булуларын белдерде, дип хәбәр итә TRT радиосының татар бүлеге.

Чит илләрдә бирелгән тавышлар дипломатик почта белән Төркиягә юллана һәм анда санала. Үрдүндә 1,660 төрек яши, анда тавыш бирергә теләүчеләр аз булган. Читтә тавыш бирү шулай ук Үзбәкстандагы Төркия илчелегендә оештырылган.

10 август Төркиядә беренче тапкыр президентны халык сайлаячак. Элек җөмһүрият башлыгын парламент сайлый иде. Бу урынга өч намзәт дәгъва итә. Хәзерге президент, Гаделлек һәм Тәрәккыять партиясеннән Рәҗәп Тайип Эрдоган, бәйсез намзәт буларак Ислам Хезмәттәшлек Оешмасының элекке җитәкчесе вә Татарстан фәннәр академиясенең чит ил әгъзасы Әкмәлетдин Ихсаноглу, шулай ук Халык Демократик фиркасеннән Сәлахетдин Демирташ.

XS
SM
MD
LG