Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә президентны беренче тапкыр халык сайлый


Май аенда Истанбулда протест чаралары
Май аенда Истанбулда протест чаралары

Төркия җөмһүрияте тарихында беренче тапкыр президентны халык сайлый. 10 август үтәчәк тавыш бирүдән нәрсә көтәргә?

Төркия президенты урынына дәгъва иткән өч намзәт арасында иң тәэсирлесе - премьер-министрлык мөддәтен тәмамлаучы Рәҗәп Тайип Эрдоган. Эрдоган өч хөкүмәтне җитәкләде. Хакимияттәге Гаделлек һәм Тәрәккыять партиясе кануннары нигезендә ул дүртенче тапкыр премьер була алмый.

Президентны сайларга 55 миллион кешенең хокукы бар. Эрдоган җиңсә һәм алдан вәгъдә иткәнчә президентның вәкаләтләрен киңәйтсә Төркиядә сәясәттә үзгәрешләр башлану ихтималы бар.

Көндәшләре көчсез

Төркия оппозициясе берләшеп үз намзәте итеп 71 яшьлек Әкмәлетдин Ихсаноглуны тәкъдим итте. Галим һәм дипломат буларак киң билгеле (Татарстанга да яхшы таныш -- ред.) бу кешенең сәясәттә тәҗрибәсе юк. Ихсаноглу яшьләргә дә, Эрдоган алып барган һәм авторитаризмга авышкан сәясәткә каршы булган урта сыйныф либералларга да мөрәҗәгать итеп карады.

Сәләхетдин Демирташ
Сәләхетдин Демирташ

Өченче намзәт, милләте белән көрд булган 41 яшьлек Сәләхетдин Демирташ сулчыларның Халык Демократик партиясен җитәкли. Демирташ сул карашлы төрекләрнең тавышларына өмет итә. Фикер белешүләр Эрдоганның 55%, Ихсаноглуның 40% чамасы, Демирташның бик аз тавыш алачагын фаразлый. Намзәтләрнең берсе дә 50% тавыш алмаса 24 август сайлауның икенче өлеше үтәчәк.

Абруе зур

Эрдоганның җиңәчәгенә шик юк, моңа аның илдәге абруе һәм көчсез көндәшләре ярдәм итәчәк, ди Брюссельдәге Европаның Карнеги үзәге белгече Синан Үлген.​

Ислам Конференциясе Оешмасы Генераль секретаре Әкмәлетдин Ихсаноглу (уңда), Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин (уртада) һәм Ислам Конференциясе оешмасындары Русия вәкиле Камил Исхаков Казанда, 2010 ел
Ислам Конференциясе Оешмасы Генераль секретаре Әкмәлетдин Ихсаноглу (уңда), Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин (уртада) һәм Ислам Конференциясе оешмасындары Русия вәкиле Камил Исхаков Казанда, 2010 ел

"Эрдоганны тәнкыйтьләүчеләр булса да, ул Төркиянең иң популяр сәясәтчесе булып кала. Оппозиция намзәтен Төркиядә белмиләр. Ул бик соң билгеләнде һәм аның Эрдоганны популярлыкта җиңүе мөмкин түгел," диде Үлген Азатлык радиосына.

Төркияне соңгы бер елда тетрәткән хөкүмәткә каршы чыгышлар да, коррупция җәнҗаллары да Эрдоганның дәрәҗәсен төшермәде. Күпләр аңа икътисади үсеш, көрдләрнең тыелган "Көрд эшчеләр партиясе" белән татулыгы һәм хәрбиләрне сәясәттән читләштерүе өчен рәхмәтле.

Путин булырга тырышамы?

10 август булачак тавыш бирү президентны сайлау гына түгел, аның вәкаләтләрен киңәйтү өчен тавыш бирү дә булачак. Эрдоган җиңгән очракта моңарчы зур роль уйнамаган Төркия президентының вәкаләтләрен киңәйтәчәген белдерде. Төркияне ул АКШ стилендәге президент җөмһүриятенә әйләндерәчәген әйтте. Эрдоганны тәнкыйтьләүчеләр аның парламент, хөкүмәтне һәм мәхкәмәләрне үз кулына алу куркынычы бар дип саный. Җиңгән хәлдә Эрдоган Төркия җөмһүриятенә нигез салган Мостафа Кемал Ататөрктән соң ил белән озак идарә иткән беренче илбашы булачак. Аның ике тапкыр бишәр елга президент итеп сайлану хокукы бар.

Рәҗәп Тайип Эрдоган
Рәҗәп Тайип Эрдоган

Президент вәкаләтләрен арттыру өчен Конституцияне үзгәртү кирәк. Гаделлек һәм Тәрәккыять партиясе парламентта күпчелеккә ия түгел. Шуңа күрә киләсе елда үтәчәк парламент сайлавының да әһәмияте зур булачак.

"Эрдоган җиңсә дә элекке Конституция нигезендә эшләргә мәҗбүр булачак. Президентның көчен арттыру өчен тәкъдиме хәзерге парламентта хупланмаска мөмкин", ди Брюссельдәге Төркия белгече Үлген.

Яңа премьер итеп хәзерге президент Абдулла Гүл билгеләнер, дип фаразлана. Гүл белән Эрдоганның рольләрен алмашуын белгечләр "Путин белән Медведев уены" дип атый. Путин 2008 елда өченче тапкыр президентлыкка чыга алмагач премьер-министр булды, президент урынына Медведевны "куеп торды". Дүрт елдан президетлыкка кире үзе кайтты.

Хатын-кызларга көләргә кушмый

Премьер-министр урынбасары Бүләнт Арынч хатын-кызлар кеше алдында кычкырып көләргә тиеш түгел, дип әйтте.

Социаль челтәрләрдә Бүләнт Арынчка җавап
Социаль челтәрләрдә Бүләнт Арынчка җавап

"Ирләр әдәпле булырга тиеш, хатын-кызлар да үзләрен әдәпле тотарга тиеш. Алар нәрсәнең яраганын, нәрсәнең ярамаганын белергә тиешләр. Cафлык шул кадәр мөһим... хатын-кыз бөтен дөнья каршында кычкырып көләргә тиеш түгел, һәрвакыт әдәпле булырга тиеш", дигән иде Арынч июльнең соңгы көннәрендә ясаган чыгышларының берсендә.

Төркиянең үзендә һәм чит илләрдә мәгълүмат чаралары аның бу сүзләрен бик тиз эләктереп алды. Аңа карата иң тиз реакция төрек ханымнарыннан булды. Хатын-кызлар социаль челтәрләрне "Бүләнт Арынч йөзенә карап кычкырып көләбез" исемле рәсемнәре белән тутырды.

XS
SM
MD
LG