Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бөтендөнья сәламәтлекне саклау оешмасы Эбола кизүеннән эксперемент дару куллануны раслады


Бөтендөнья сәламәтлекне саклау оешмасы Эбола кизүеннән дәвалану өчен эксперемент дару куллануны раслады. Әлеге кизү нәтиҗәсендә меңнән артык кеше вафат булды. Бу хакта сишәмбе көнне Женевада медицина белгечләре утырышында игълан ителде.

Элегрәк АКШ инде Либериягә ZMApp вакцинасының бер өлешен җибәрүен әйткән иде. Канада хакимияте шулай ук Африка илләренә эксперемент даруны җибәрәчәген белдерде.

Әлеге даруны Либериядә Эбола вирусын йоктырган ике АКШ ватандашы һәм Испан атакаенда сыналган. Авыру йоктырган американнар АКШның ябык махсус медицина оешмасында тотыла һәм алар сәламәтләнүгә таба бара. Испан рухание кичә Мадрид хастаханәсендә вафат булды.

Бүгенге көнгә Эбола кизүеннән лицензияле дәвалану юк. Әлеге вирусны йоктыру очраклары Гвинея, Либерия, Сьерра-Леоне һәм Нигериядә билгеләнде.

XS
SM
MD
LG