Accessibility links

Кайнар хәбәр

Австралия Русиягә яңа санкцияләр игълан итә


Австралия премьер-министры Тони Эббот
Австралия премьер-министры Тони Эббот

Австралия премьер-министры Тони Эббот Мәскәүне көнчыгыш Украинада хөкүмәт көчләренә каршы сугышучы төркемнәргә ярдәм итүдә гаепләде һәм Русиягә каршы яңа чикләүләр кертелүен белдерде.

Чикләүләр Русия банкларының Австралиядәге милкенә һәм корал сәүдәсенә кагыла. Австралия март аенда Русиянең кайбер рәсмиләренә карата санкцияләр игълан иткән иде инде.

Парламент алдында чыгыш ясап, Эббот, Украинаның көнчыгышындагы кораллы низагта кимендә ике мең ярым кеше һәлак булды, дип белдерде.

XS
SM
MD
LG