Accessibility links

Кайнар хәбәр

Moody’s агентлыгы Русия банкларының рейтингын төшерде


Халыкара Moody’s агентлыгы Русиянең җиде финанс оешмасының рейтингларын төшерде. Исемлеккә Сбербанк, ВТБ банкы, Газпромбанк, Россельхозбанк, Торакка ипотека агентлыгы, Внешэкономбанк һәм Альфа-банк кертелгән.

Moody’s агентлыгы бу карарын Русия хөкүмәтенең кирәге чыкса бу банкларга ярдәм итергә мөмкинлеге булмаячагы белән аңлатты.

Русия рейтингы да бер дәрәҗәгә төшерелде. Бу хакта карарны агентлык 18 октябрь көнне Украинада кризисның дәвам итүе, халкара санкцияләрнең артуы, Русия бизнесларының чит илләрдә чикләнүе, капиталның читкә чыгуы һәм нефть бәясенең кимүе сәбәпле кабул итте.

XS
SM
MD
LG