Гыйракның көрдләр күпләп яшәгән төньягында төрекмәннәр 20% һәм шуннан да артык тәшкил иткән өлкәдә аларның теле рәсми булачак. Бу хактагы канун өлгесен көрд автономиясе парламенты кабул итте.
Илнең төньягында моннан соң өч тел рәсмиләштерелә - гарәпчә, көрд һәм төрекмән телләре.
Гыйрак парламенты исә "Төрекмәннәр хокуклары" турындагы канун өлгесен кире какты. Канун Гыйракта яшәүче төрекмәннәргә сәяси һәм милли үзбилгеләнү хокукларының саклануына нигез бирә алыр иде.