Accessibility links

Кайнар хәбәр

ЕИХО: Донецки чигендә тамгасыз хәрби машиналар хәрәкәт итә


Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының махсус төркеме шимбә көнне Донецки һәм Махеевкада йөк машиналары, хәрби корал һәм автоцистерналар кәрванын теркәгән. Алар Н-21 юлы буйлап көнбатыш юнәлештә барган.

19 капланган КАМАЗга охшаган тамгалары һәм номерлары булмаган машиналар куе яшел төсле формадагы солдатларны төягән булган һәм тагын 122 миллиметрлы пушка таккан.

Кәрванда кешеләрне ташый торган 15 “КрАз” машиналары да булган, ләкин күзәтүчеләр анда кемнең дә булуын раслый алмый. Тагын алты машина ягулык цистерналары алып барган һәм краннар белән тәэмин ителгән булган. Күзәтүчеләр хисабында әйтелгәнчә, кәрванны тамгасы булмаган бронетранспортер җитәкләп барган.

15 сәгать 20 минутта күзәтүчеләр Донецки үзәге көнчыгыш-көнбатышыннан җиде чакрымда Ленина һәм Куприна урамы киселешендә тугыз танк күргән. Алар шулай ук көнбатышка таба юл алган һәм тамгасыз булган.

Элегрәк Украина чыганаклары алдагы тәүлектә Украина көнчыгышында сугышта өч солдатның үлүен һәм тагын 15нең яралануын әйткән иде. Associated Press агентлыгы хәбәрчеләре элегрәк тамгасыз 80 хәрби машина күрүләрен белдерде. Аның ике кәрваны Донецки чигеннән барса, тагын берсе Снежное авылында билгеләнгән.

XS
SM
MD
LG