Accessibility links

Кайнар хәбәр

Соңгы 68 елда беренче тапкыр Албания премьер-министры Сербиягә килә


Албания премьер-министры Эди Рама
Албания премьер-министры Эди Рама

Дүшәмбе көнне Албания премьер-министры Эди Раманың Сербиягә "тарихи" сәфәре планлашлырылган.

Башта Албания җитәкчесенең килүе октябрьгә билгеләнгән иде, әмма ике ил арасындагы футбол уенында җанатарлар арасында бәрелешләр чыккач сәфәр кичектерелде. Белградта 14 октябрь уйналган Евро 2016 уены вакытында серб җанатарлары футбол кырына чыгып албан спортчыларын кыйный башлагач уен туктатылган иде.

Аңарчы стадион өстеннән "Бөек Албания" харитасы тагылган очкыч очып узды. Анда үз эченә Сербия җирләрен керткән Албания харитасы сүрәтләнгән булган.

Тирана белән Белград арасында гаепләүләр булды, серб шәһәрләрендә албаннар тоткан кибетләргә һөҗүм ителде.

XS
SM
MD
LG