Accessibility links

Кайнар хәбәр

Донецкида туп ядрәсе автобуска эләгеп ким дигәндә ике кеше һәлак булган


Бүген иртән Донецкида туп ярдәсе юлчыларны ташучы автобуска эләккән. Ике кеше һәлак булган, сигезе яраланган. Бу хакта шәһәр шурасы сәхифәсе хәбәр итә.

«Украинская правда» язуынча, нигездә эшкә баручы хастаханә хезмәткәрләре зыян күргән. Мәктәп, берничә йорт һәм кибетләр бинасы өлешчә ишелгән. Моны үзен «халык мэры» дип йөртүче Игорь Мартынов та раслады.

Дүшәмбе көнне Донецкида өч тыныч кеше үлде, сигезе яраланды. Төне буе атышлар дәвам итте. Күп кенә торак йортлар, ишелгән, коммуникацияләргә зыян салынган.

XS
SM
MD
LG