Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядәге "Мирас" оешмасы Бәйрәмованы яклауны сорап Татарстанга мөрәҗәгать юллады


Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

Төркиядә яшәүче татарларның "Мирас" оешмасы Фәүзия Бәйрәмованы яклауны сорап Татарстан президентына, Юстиция министрлыгына, Дөнья татар конгрессына, Язучылар берлегенә, Диния нәзарәтенә, җәмәгать эшлеклеләренә һәм иҗтимагый оешмаларга мөрәҗәгать юллады. "Мирас" вәкилләре бу мөрәҗәгатьне язучы, Милли мәҗлес рәисәсе Фәүзия Бәйрмованы әледән-әле мәхкәмәләргә тартуга борчылып әзерләгән.

"Фәүзия Бәйрәмова нигә гел сак астында, гел тикшерелүдә һәм нигә мәхкәмә залларында вакыт уздыра соң? Нигә аңа картлык көнендә тынычлык юк, нигә аңа иркенләп китап язарга мөмкинлек бирелми?", диелә әлеге мөрәҗәгатьтә. "Мирас" вәкилләре Бәйрәмованың татар әдәбиятына керткән өлешен дә, татар милләте өчен ясаган ялкынлы чыгышларын да, язган мәкаләрәрен дә телгә ала. Чит илләрдә һәм Русия төбәкләрендә татарны яклап, татарны танытып йөрүен дә билгеләп уза.

"Аның, халкыбызга бернинди зарары да, зыяны да юк. Ул төбәкләрдә, булган илләрдә гел Татарстан байрагын күтәрә, туган телне таныта, татарны һәм аның тарихын аңлата. Аны ул төбәкләрдә чиксез хөрмәт итәләр, аны яраталар, аны кул өстендә йөртәләр. Ә газиз ватанында исә аны бизмәннәрдә (мәхкәмәләргә) тарталар", ди "Мирас" oешмасы вәкилләре.

XS
SM
MD
LG