Accessibility links

Кайнар хәбәр

ЕИХО Донбасста хәлнең начараюын белдерә


Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының (ЕИХО) махсус мониторинг миссиясе 6 гыйнварда чыгарган хисабында Донбасста хәлләрнең начараюын билгели.

ЕИХО күзәтүчеләре мәгълүматларына күрә, 4-5 гыйнварда, ягъни бер тәүлектә утны туктату режимы 69 тапкыр бозылган, шуның 32ен украин хәрбиләре, 39 сепаратистлар бозган.

Атышлар аеруча да Донецки һава аланында, Пески бистәсенә көньяктан кергән юлда һәм авылда бик көчле булган. Шулай ук атышлар Никишино, Чернухино һәм Дебальцево авылларында да күзәтелгән.

Шул ук вакытта миссиянең 4 гыйнвардагы хисабында әйтелгәнчә, яңа елның беренче көннәрендә генә дә алар «тынычлык режимын» бозуның 38 очрагын теркәгән.

XS
SM
MD
LG