Accessibility links

Кайнар хәбәр

Светлана Давыдова сак астыннан азат ителгән


Дәүләткә хыянәттә гаепләнгән күп балалы ана Светлана Давыдованы читкә чыкмау шарты белән сак астыннан азат иткәннәр.

Давыдованы азат итүне сорап Русия президенты Владимир Путинга петицияне 40 меңнән артык кеше имзалады.

Мәскәүдә «Яблоко» фиркасе Давыдованы азат итүне таләп итеп ФСБ бинасы каршында ялгыз пикет оештырган иде.

Элегрәк Давыдова яшәгән Вязьмдагы (Смоленски өлкәсе) идарәдә аның ире, апасы, әтисе һәм әнисеннән сорау алганнар иде.

2014 елның апрелендә Давыдова автобуста барганда хәрби киемдәге бер кешенең аларның күршесендәге хәрби бүлекнең Мәскәүгә җибәрелүе турында сөйләшүен ишеткән. Аларны сепаратистлар ягында сугышыр өчен Украинага җибәрәчәкләр дип уйлаган хатын Украина илчелегенә шалтыратып үз борчылулары белән уртаклашкан.

XS
SM
MD
LG