Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Рәфис Кашаповны 27 апрельгә кадәр сак астында калдыру карарын чыгарды


Татарстанда милли хәрәкәт лидерларының берсе Рәфис Кашапов тагын ике ай, ягъни 27 апрельгә кадәр сак аcтында калачак. Бүген Казанның Совет районы мәхкәмәсендә булган утырышта шундый карар чыгарылган.

Кашаповның адвокаты Хәмит Саматов әлеге карарны өч көн эчендә шикаять итәргә тырышачагын әйткән.

Рәфис Кашаповны 29 декабрьдә Чаллыда гаепләү белдерелмәгән килеш кулга алып Казанга озаткан иделәр. Аны гаепләү карарында Кашаповның бу елның 1 июленнән 11 декабренә кадәр Вконтакте социаль челтәрендәге үз битендә мәгълүмати материаллар чыгаруы әйтелә. Язмалар "Крым и Украина будут свободны от оккупантов", "Вчера Гитлер и Данциг, сегодня Путин и Донецк", "Защитим Украину и весь тюркский мир" һәм "Где Россия, там слезы и смерть" дип аталган диелә.

Шушы язмаларга карата бу елның 15 декабреннән комплекслы психологик, лингвистик, политологик тикшерүләрнең нәтиҗәсе дә билгеле. Нәтиҗә ясаучылар Рәфис Кашапов язмаларына бәя биреп, анда милләтара, динара, төркемнәр арасында нәфрәт һәм башка юнәлешләр, төрки төркемдә Русия хакимиятенә нәфрәт уята дигән һәм башка фикерләр тапканнар. Бу хакта кулга алу карарында, сорау алу беркетмәләрендә әйтелә. Кашаповка шушы язмаларга таянып Русия җинаятьләр кодексының 282нче матдәсенең беренче бүлеге нигезендә гаепләү белдерелә.

XS
SM
MD
LG