Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә матәм йөрешендә кырымтатар әләме бар иде


Шимбәгә каршы төндә Мәскәү үзәгендә атып үтерелгән Борис Немцовны искә алу өчен үткәрелгән матәм җыенында кырымтатар әләме дә булды. Аны "Московский комсомолец" мөхаррире урынбасары Айдер Муждабаев алып чыккан.

Мәскәүдә 1 мартка билгеләнгән оппозициянең кризиска каршы "Яз" җыены урынына сәясәтче Борис Немцовны искә алдылар. Йөрештә 50 меңнән артык кеше катнашы дип хәбәр ителә. Шундый ук матәм йөрешләре Русиянең дистәләгән шәһәрендә, шул санда Казанда һәм кайбер чит илләрдә узды.

XS
SM
MD
LG