Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәмәгать пулаты патриотик тәрбия програмын әзерли


Мәскәү
Мәскәү

Русия Җәмәгать пулатында патриотик тәрбия програмын әзерлиләр. Анда мәктәп балаларының психологиясен исәпкә алыначак. Проектны Русиянең мәгариф һәм фән министрлыгына җибәрәчәкләр, дип яза Известия.

Җәмәгать пулатында әзерләнгән тәкъдимнәрне "2016-2020 елларга Русия ватандашларына патриотик тәрбия бирү" програмына кертеләчәк.

"Патриотларны китап укып кына тәрбияләп булмый, мәктәп балаларын безнең арада яшәгән һәм хәзерге тарихны ясаган чын каһарманнар белән таныштырырга кирәк", дип саный проект авторларының берсе, Җәмәгать пулаты вәкиле Дмитрий Чугунов.

Петербурда хәрби-патриотик тәрбия бирүче "Красная звезда" оешмасы вәкиле дә 23 февраль алдыннан балалар бакчасына корал алып килгән бер әти кеше турында "патриотизмны сүздә генә аңлатып булмый бит инде" дигән иде.

XS
SM
MD
LG