Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда эшмәкәрләр базар ябылуга канәгатьсезлек белдереп хөкүмәт бинасы янына җыелды


"Адмирал"дагы янгыннан соң, эшмәкәрләр басымның артуыннан зарлана.

Казанда ябылуга дучар булган "Ала-Дим", "Нагмир", "Алтын" базарларыннан 100гә якын эшмәкәр бүген Ирек мәйданына җыелды. Алар Русия президенты Владимир Путин һәм Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгатьне имзалар өчен җыелган. Эшмәкәрләр "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгыннан соң, сату нокталарны ябудан зарлана.

"Бизнес Online" язуынча, эшмәкәрләр белән сөйләшү өчен хөкүмәт йортыннан Казан мэры Илсур Метшин чыккан.

Билгеле булганча, 10 апрель Казанда мәхкәмә приставлары янгын иминлеге таләпләре туры килмәүгә сылтау белән берничә базарны япты. Мисал өчен "Алтын"дагы сәүдәгәрләргә үз тауарларын алып чыгу өчен бары тик ике сәгать вакыт бирелгән.

XS
SM
MD
LG