Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда коммунистлар башлыгы Зюганов килүенә каршылык чарасы үтәчәк


Казандагы Ленин музееның элекке күренеше
Казандагы Ленин музееның элекке күренеше

Геннадий Зюганов 22 май Казанда яңартылган Ленин музее ачылышына килә.

Казанда төзекләндерүдән соң Ленин музее ачыла. 22 май аны ачу тантанасына Русия коммунистлар фиркасе башлыгы Геннадий Зюганов киләчәк. Шулай ук анда Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов, хөкүмәт җитәкчеләренең катнашуы каралган. Мәдәният министрлыгы Ленин музееның "Казан брендына" әйләнәчегенә, "кызыл туризм" белән кызыксынган кунакларны җәлеп итәчәгенә өметләнә.

Шул ук көнне Казанда Зюганов килүенә каршы урам җыены үтәчәк. Фирканең республика бүлекчәсенең беренче секретаре Альфред Валиев KazanFirst сәхифәсенә хәбәр итүенчә, анда 100ләп кешенең катнашуы каралган. Активистлар Зюгановны "коммунист идеяларына хыянәт итүче" дип саный.

Зюганов Казанда партия бүлеге белән киңәшмә үткәрәчәк һәм Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин белән очрашачак. Шулай ук аның КФУ университеты студентлары һәм Рөстәм Миңнеханов белән аерым очрашуы каралган.

Русия мәдәният министрлыгы тәкъдиме белән быел яңа туристик маршрут ачыла. "Кызыл туризм юлына" Казаннан кала Петербур һәм Сембер шәһәрләре керә.

XS
SM
MD
LG