Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кама төбәге эшмәкәрләре: "Дәүләт комачауламаса – бу үзе зур ярдәм"


Корылтайдагы бер күргәзмә
Корылтайдагы бер күргәзмә

3 июньдә Кама төбәге шәһәрләре һәм районнары эшмәкәрләре Чаллыга беренче корылтайларына җыелды. Сөйләшү шәһәр һәм районнарда кече, урта эшмәкәрлекне үстерү юллары, булган проблемнарны чишү юлларын хәл итү хакында барды. Бирегә дәүләт тарафыннан нинди дә булса ярдәм алучы ширкәт җитәкчеләре җыйналуы да мәгълүм булды.

КФУның Чаллы инжиниринг үзәгендә оештырылган корылтайда иртәнге якта Чаллы башкарма комитеты рәисе Наил Мәһдиев йөзгә якын күргәзмәдә булып, бирегә килгән бизнес вәкилләре белән очрашты, фикер алышты. Корылтайга меңнән артык эшмәкәр килүе хакында да бәян ителде.

Корылтайның эшен, мәгънәсен аңлатып Чаллы башлыгы Наил Мәһдиев мондый сүзләр әйтте: “Бүгенге корылтай шәһәр өчен генә түгел, тулаем алганда республика өчен әһәмиятле. Безнең алда 2018 елга кадәр бизнесны үстерү юнәлешләрен ачыклау мәсьәләләре тора. Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов бизнес һәм хакимият арасында ачыктан-ачык сөйләшү бурычын куйды. Шушы сөйләшүләр барышында эшмәкәрләргә уңай шартлар булдыру турында сүзләр әйтелергә тиеш. Бүгенге чаралар булган кыенлыкларны чишү һәм актуаль проблемнаарны хәл итү мәйданчыгына әйләнсен иде”.

Корылтайда Татарстанның икътисад министрлыгы, сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре дә катнашты. Шулай да корылтайның күргәзмәләр белән танышу өлешендә эшмәкәрләрдән үз эшчәнлекләре, булган кыенлыклар хакында татарча сөйләүләрен үтенү әллә ни зур уңыш белән тәмамланмады. Шунысы күренде: бирегә килгән эшмәкәрләр үз бизнеслары, эшчәнлекләре хакында татарча сөйләргә атлыгып тормадылар. Икенче ягы шуның белән күзгә ташланды, Татарстан министрлыклыклары фатыйхасы белән эшләүче эшмәкәрләр дияргә кирәктер инде, алар арасында татар исем-фамилияле адәмнәр аз иде. “Әйдәгез, бүгенге чаралар уңаеннан үз фикер-сүзләрегезне татарчалап аңлатып бирегезче”, дигән үтенечләребезне колак читләреннән генә уздырып җибәрүче эшмәкәрләр күп булды.

Шулай да Чаллыдагы СТИВ ширкәте мөдире Булат Вәлишин һәм сервис-инженер Самат Сәхәпов белән бүгенге эшмәкәрлек кыенлыклары хакында туган телдә әңгәмә кора алдык.

Чаллыда Кама төбәге эшмәкәрләре корылтае
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:55 0:00

Башка эшмәкәрләр белән булган әңгәмә барышында да “Дәүләт комачаулык итмәсә, бу үзе зур ярдәм” дигән сүзләрне ишетергә туры килде.

XS
SM
MD
LG