Accessibility links

Кайнар хәбәр

Якутия башлыгы: Милли телләр һәм урыс теле тигез хокукта булырга тиеш


Саха (Якутия) башлыгы Егор Борисов
Саха (Якутия) башлыгы Егор Борисов

Якутия башлыгы Егор Борисов: "Телләр бөтен яктан тигез хокуклы булырга һәм үзара татулыкта яшәргә тиеш", ди.

Саха (Якутия) башлыгы Егор Борисов сүзләренчә, телләр арасында, гомумән, көндәшлек булырга тиеш түгел. "Аларны бер-берсенә каршы куярга ярамый. Алар бөтен яктан тигез хокуклы булырга һәм үзара татулыкта яшәргә тиеш", ди Борисов. Бу хакта nazaccent яза.

Борисов әлеге фикерен Ерак Көнчыгыш федераль бүлгедәге Русия президенты вәкиле үткәргән төбәктә милли мәсьәләләргә багышланган киңәшмәдә әйтте.

Борисов сүзләренчә, Якутиядә урыс, якут һәм төньяк халыкларның телләренә дәүләт ярдәме - милләтара тотрыклылык нигезе. Ул 90% якутларның урыс телен яхшы белүләрен дә өстәде.

"Рус телен тирәнтен өйрәнүче һәм милли якут гимназияләре ачабыз, Якутиядә яшәүче аз санлы халыкларның телләрендә китаплар басабыз, җирле аз санлы халыкларның әлифбаларын эшлибез", ди Борисов.

2 июньдә Тыва республикасы җәмәгатьчелеге республикада тыва телен чит тел кебек өйрәнү тәкъдименә каршы чыккан иде. Май ахырында милләтара мөнәсәбәтләр һәм рус теле шураларының уртак утырышында Русия президенты Владимир Путин милли телләрне өйрәнү рус теле дәресе хисабына бара һәм моны проблем дип атаганнан соң милли телләр мәсьәләсе янә калыкты.

XS
SM
MD
LG