Accessibility links

Кайнар хәбәр

Марьинкада көчле сугыш бара


Утны туктату режимы кертелгәннән бирле, 150дән артык кеше һәлак булган.

Украина көнчыгышында Донецки өлкәсенең Марьинка авылы тирәсендә украин хәрбиләренең сепаратистлар белән сугышы бара. Бу хакта Facebookта “Киев-1” батальоны кураторы Евгений Дейдей хәбәр итә.

Алдагы көнне Марьинкада сугыш ун сәгать дәвам итте. Ким дигәндә 30 украин хәрбие һәм тыныч халык арасыннан дүрт кеше яраланган. Бер кеше һәлак булган, дип хәбәр итә УНИАН.

Көчле сугыш 3 июньгә каршы төндә башланды. Сепаратистлар Марьинкага һөҗүм итте. Украина хәрби көчләре авылны саклап кала алды. Аннан халык чыгарыла.

Украина саклану министры Степан Полторак Украина-НАТО парламентара шурасы утырышында Донбасста утны туктату режимы кертелгәннән бирле, ягъни 12 февральдән 100дәр артык хәрби һәм тыныч халык арасыннан 50дән арты кеше һәлак булуын әйтте. Аның сүзләренчә, сепаратистлар режимны ким дигәндә дүрт мең тапкыр бозган.

Украина президентының Добасстагы хәлне җайлау өчен җаваплы вәкил Ирина Геращенко мәгълүматларына караганда, 300дән артык кеше сепаратистларда әсирлектә кала.

XS
SM
MD
LG