Русия президенты Владимир Путин хөкүмәткә 30 июльгә кадәр илдә үлүчеләр саны арту сәбәпләрен ачыклап хисап әзерләргә кушты дип хәбәр итә РИА яңалыклар агентлыгы.
"Русия хөкүмәтенә Русия төбәкләрендәге башкарма хакимиятләр белән бергә 2015 елның беренче кварталында үлүчеләр санының арту сәбәпләрен барлап, хәлләр аеруча начар булган төбәкләргә игътибар итәргә, бу хәлне төзәтер өчен чаралар күрергә", диелгән Путин күрсәтмәсендә.
Премьер-министр Дмитрий Медведев беренче кварталда үлүчеләр саны 3.7% арткан дип белдергән иде. Росстат 2015 елның беренче чирегендә узган елның шул чоры белән чагыштырганда үлүчеләр саны 4,7%ка арткан дип хәбәр итте. Аңа кадәр Русия хисап пулаты 2014 елда хастаханәләрдә үлүчеләр 2013 белән чагыштырганда 2,6%ка арткан дип игълан иткән иде. Башта Русия президенты Путин бу хәлне "илдә өлкәннәрнең өлеше артты. Табигый, яшьләр, хезмәт яшендәгеләр белән чагыштырганда өлкән яшьтәгеләр ешрак теге дөньяга китә", дип аңлаткан иде.
Үлүчеләр арткан төбәкләр Русиянең төньяк-көнбатышы, үзәге һәм Идел буенда. Иң сәламәт халык Себер һәм Ерак Көнчыгышта.
Татарстанда да үлүчеләр саны артуга таба бара. 2013 елда 46 мең 192 кеше дөнья куйган. Ә 2014 елда үлүчеләр саны 46 мең 958гә җиткән. 2015 елның беренче кварталы саннары җәй уртасында билгеле булачак.
Белгечләр медицинаны оптимальләштерү көрчеккә төртелде дип бәяли. Русиядә 2015 елда медицинага бүленәсе акчалар да икътисад кризисы сәбәпле киселде.