Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Казанның "Метроэлектротранс" вәкилләре каннуннарны белми"


Казан метросы
Казан метросы

Татарстан Дәүләт шурасы комитеты "Метроэлектротранс"тан татар телен санга сукмаган хатына җавап сораган.

"Метроэлектротранс" җитәкчесе Әсфән Галәвов Дөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе урынбасары Рашат Якуповка татар телен санга сукмаган хат юллагач, Азатлык әлеге хатка аңлатма бирү үтенече белән Галәвовка мөрәҗәгать итте һәм шулай ук Татарстан дәүләт шурасының Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиевтан да әлеге ширкәт җавабына мөнәсәбәтен сорады.

"Метроэлектротранс" җитәкчесе киңәшчесе Лиля Мортазина, аңлатмалар бирүне сораган Азатлык үтенечен, Галәвовның җавап язу өчен янә оешманың һөнәр берлеге башлыгы Наталья Витушкинага төшергәнен белдерде. Яшьләр форумына да "Метроэлектротранс" исеменнән җавапны Витушкина әзерләгән булган.

Азатлыкның 5 июньдә җибәрелгән хатында "Метроэлектротранс"ның киләчәктә татар теленә мөнәсәбәте ничек булыр? Яшьләр форумына җибәрелгән бу хатны сез (Галәвов үзе) укып имзаладыгызмы? Үз фикерегездә каласызмы? дигән сораулар да бар иде.

19 июнь көнне Азатлык Витушкинага шалтыратып җавапның кайчан булачагы белән кызыксынды. Ул: "Сезгә җавап җибәрелгән, үзегездән эзләгез", диде дә телефонын куйды. Шуннан соң Витушкина бүтән телефонын алмады. Башка хезмәткәр дә Азатлыкка хатның кайчан җибәрелгәнен, ниниди сан астында чыкканын әйтә алмады.

Татарстан дәүләт шурасының Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев "Метроэлектротранс"ка кануннарны санга сукмый язган хатларына аңлатмалар сорап рәсми хат юллаган.

Разил Вәлиев
Разил Вәлиев

"Бу (Яшьләр форумына) җавапны укыганнан соң бик тә аптырап калдым. Иң беренче фикерем шул булды бу җавапны әзерләгән кешеләр Русия һәм Татарстанның, бигрәк тә, тел мәсьәләсенә кагылган кануннарын тиешле дәрәҗәдә өйрәнмәгәннәр.

Русия Конституциясенең 68нче маддәсендә милли республикалар үзләренең дәүләт телләрен булдыра алалар дип язылган. Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсендә татар һәм рус телләре республикада тигез хокуклы дәүләт телләре диелгән.

Бу җавапта мантыйк кысаларына сыймый торган гыйбарәләр дә бар. Мисал өчен, алар ("Метроэлектротранс") "национальных конфессий" дип яза. Мондый гыйбарә дөньяда бөтенләй юк. Милләт бер нәрсә, ә дин башка нәрсә. Аларның икесе ике төшенчә.

Алар җавап язганда Татарстандагы телләр турындагы канунның бер маддәсен алалар, мәсәлән, 20нче маддәне, аның беренче абзацын гына китерәләр, ә икенче абзацын бөтенләй искә алмыйлар. Ә икенче абзацында белдерүләр, реклам чаралары Татарстанда ике дәүләт телендә дә эшләнә дип язылган.

Мондый хатлар җитәкчегә кертелгәнче юридик хезмәт аша үтәргә тиеш. "Метроэлектротранс" бик зур оешма. Анда һичшиксез юристлар бардыр дип уйлыйм.

Алар татар телендә игъланнар булу башкаларда ризасызлык тудыра дигәнрәк фикер әйтәләр. Бу күңелгә тия торган сүзләр. Татар теле булган дәүләт теленә өстән карап, хөрмәт итмәү чагылышы дип тә әйтер идем. Бу җавака без һич кенә дә битараф кала алмыйбыз.

Бу ("Метроэлектротранс") җавабы һич кенә дә Татарстан кануннарына туры килми. Без бу хакта "Метроэлектротранс" җитәкчелегенә үзебезнең фикерләребезне язып җибәрдек", ди Вәлиев.

Азатлык Татарстан президенты идарәсе башлыгы Әсгать Сәфәровка да "Метроэлектротранс"ның татар телен санга сугарга теләмәгән хатына карата аңлатмалар бирү үтенече белән хат язды.

XS
SM
MD
LG