Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нурулла Гариф китабы янә экстремистлыкка тикшерелә


Экстремистлыкка тикшерелгән китап тышлыгы
Экстремистлыкка тикшерелгән китап тышлыгы

Тарихчы Нурулла Гарифның "Татарларның милли азатлык көрәше" дип исемләнгән китабын экстремистлыкка тикшерү эше янә башланды.

Пәнҗешәмбе көнне Татарстанның Югары мәхкәмәсендә Нурулла Гарифның зур шау-шу куптарган "Татарларның милли азатлык көрәше" исемле китап язмышы каралды. Бу турыда Азатлыкка китап авторы үзе хәбәр итте.

29 апрельдә Вахитов районы мәхкәмәсе карары белән Татарстан прокуратурасы риза булмыйча Татарстан Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән. "Мин бу турыда белми дә калдым. Хәзерге вакытта авылда ялдамын. Кызым шалтыратып, "Әти, монда ниндидер хат бар дип әйтте. Карасак, иртәгәсе көнне Казанда мәхкәмә икән. Эшне карау сәгать көндезге бергә тәгаенләнгән иде, залда өч хөкемдар, дәүләт гаепләүчесе – прокурор Айрат Мөхәммәтшин һәм мин идем. Әмма утырыш 5 минут эчендә тәмамланды. Хөкемдар миннән, "Татарстан китап нәшрияты вәкилләре килмәсә дә, эшне карауга ризасызмы?" дип сорады. Мин, "Эйе" дип җавап бирдем. Прокурор исә каршы төште. Шуның белән мәхкәмә тәмамланды. Прокурор китапка ясалган экспертизалар белән килешмәгәнен әйтте, яңадан ясарга кирәк дигән фикер җиткерде", дип сөйләде Азатлыкка Нурулла Гариф.

Татарстан прокуратурасы "Татарларның милли азатлык көрәше" китабы Русиянең конституцион төзелешен җимерүгә өнди, аны экстремистик, дип тануны сорап сатудан, китапханәләрдән алырга кирәк дигән дәгъвалар белдерде. Мәхкәмә утырышы 23 июльгә күчерелгән.

2009 елда ук яшь тарихчы Александр Овчинников Нурулла Гарифның "Татарларның милли азатлык көрәше" китабын тикшерүне сорап Татарстан прокуратурасына мөрәҗәгать иткән иде. Прокуратура уздырган экспертизадан соң бернинди экстремистик дип бәяләнерлек мәгълүмат табылмаганы ачыкланды. Быел Татарстан прокуратурасы үзе инициатива күрсәтеп, китапны экстремистик дип тануны таләп итте.

XS
SM
MD
LG