Accessibility links

Кайнар хәбәр

ОБСЕ: "Груз 200" машиналары Донецкидагы чикне 21 тапкыр үткән


2014 елның 1 сентябреннән 2015 елның 5 августына кадәр чикне 21 меңнән артык хәрби киемдәге кеше үткән.

ОБСЕ бер ел эчендә 20 дән артык "Груз 200" машиналарының "Гуково" һәм "Донецки" тикшереп үткәрү капкалары аша үткәнлеген теркәгән.

Европада иминлек һәми хезмәттәшлек оешмасының (ОБСЕ) Ростов өлкәсендәге күзәтү миссиясе башлыгы Поль Пикар бу машиналарның табутлар төялгән "Газель"ләр икәнлеген әйтә. Аның сүзләречә, ОБСЕ хезмәткәрләре машиналар ябык булганга аның эчендә нәрсә икәнлеген төгәл генә әйтә алмый. Машиналар Украина ягына да, Русия ягына да үткән.

Элегрәк "Новая газета" Донбасста һәлак булганнарны Русиягә ташулары турында язган иде.

Пикар шулай ук 2014 елның 1 сентябреннән 2015 елның 5 августына кадәр чикне 21 меңнән артык хәрби киемдәге кешеләрнең үтүен дә сөйли. ОБСЕ вәкиле сүзләренә күрә, бу кешеләр үзләрен ихтыярилар дип белдергән. Ул чикне чыгучыларның кимүен әйтә.

Украина һәм Көнбатыш Русияне Донбасстагы сепаратистларга корал белән ярдәм итүдә һәм гаскәр кертүдә гаепли. Мәскәү бу низагка катнашыбыз юк дип белдерә.

Русия җитәкчелеге үз хәрбиләренең Украина көнчыгышында сугышуын һәрдаим кире кагып килә. Әмма Татарстанга, Башкортстанга һәм Русия төбәкләренә кайткан табутлар, Псков десантчыларының һәлак булуы, Ростов шәһәрендә 2014 елның җәеннән бирле исемле һәм исемсез каберләрнең барлыкка килүе, "Солдат аналары" комитетының әледән-әле Русия хәрбиләрен Украинага җибәрәләр дип белдереп торуы, блогерларның эзләнүләре нәтиҗәсендә табылган мәгълүмат, анда Русия гаскәрләре сугышуын дәлилли.

XS
SM
MD
LG