Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хөкүмәте "Мәскәү-Казан" тиз йөрешле юлның 16%ын гына финанслый


Алдан Мәскәү белән Казан арасындагы тиз йөрешле поезд юлы төзү чыгымнарының яртысын Мәскәү каплар дип көтелгән иде.

Русия тимер юллар ширкәтенең "Тиз йөрешле магистральләр" бүлеге вәкиле Русия хөкүмәте "Мәскәү-Казан" тиз йөрешле юлны төзү чыгымнарының бары тик 16% гына каплаячак дип белдергән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Алдан хөкүмәт чыгымнарның 50%ын күтәрер дип көтелгән иде. Бу проект өчен 1,07 триллион сум акча кирәк булачак.

Апрельдә Кытай Казан-Мәскәү тиз йөрешле тимеп юл төзелешенә 300 миллиард сум инвестиция кертергә теләвен белдерде.

Узган елның көзендә Русия белән Кытай Пекин-Мәскәү тиз йөрешле поезд юлы төзү турында меморандум имзалаган иде. 770 чакрым озынлыктагы Казан-Мәскәү юлы шуның бер өлеше булырга тиеш.

2013 елда җәмәгать тыңлауларында активистлар Казан-Мәскәү тиз йөрешле юлының маршрутлары табигатькә зур зыян китерәчәгенәигътибарнны юнәлтергә тырышты. Кайсы маршрут сайлануы хакында рәсми игълан ителмәсә дә, төзелеш өчен җаваплы оешмалар, белгечләр эшне Аккош күле аша уза торган юлдан башларга әзерләнә.

XS
SM
MD
LG