Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү биржасында доллар 65 сумнан артты


Август аена доллар рубльгә карата 11% күтәрелде.

Мәскәү биржасында рубльның бәясе тагын төште. Берничә минутта доллар һәм евроның бәясе бер сумга күтәрелде һәм нәтиҗәдә доллар 65 сумнан, ә евро 72 сумнан артты.

Соңгы тапкыр доллар 65 сумнан да күбрәккә 2015 елның 13 февралендә арткан иде.

Биржа белгечләре рубльның төшүен дөнья базарында нефтькә бәянең төшүе һәм Кытай халык банкының соңгы 20 елда юаньның иң зур девальвациясен уздыру карары белән белән бәйли.

XS
SM
MD
LG