Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның "Яблоко"сы "Гадел сайлаулар" килешүен имзаламаган


Наумкин 2011 елда шундый ук килешү имзалануга карамастан сайлауда хәйран гына хәрәмләшүләр булуын әйтте.

Башкортстанда «Яблоко» фиркасе бүлеге җитәкчесе Сергей Наумкин “Гадел сайлаулар өчен” дигән килешүне имзалаудан баш тартты. Аның фикеренчә, Русиядә “бернинди дә сайлаулар юк” һәм “Русиядәге хокукый һәм сәяси мохит КПСС мутантлары” кулында. “КПСС мутантлары” дип ул “Бердәм Русия”, КПРФ, ЛДПР һәм “Гадел Русия” фиркасен истә тота.

Наумкин сүзләренчә, Украина көнчыгышындагы низаг һәм Кырымны басып алу сәбәпле, “Русия упкынга тәгәри”.

“Бөтен дөнья җәмәгатьчелеге белән мөнәсәбәтләр бозылды. Бары Русияне инде аннексияли башлаган Кытай гына дус. Шуңа без бернәрсәне дә имзаламаячакбыз”, диде ул.

Наумкин 2011 елда шундый ук килешү имзалануга карамастан, сайлауда хәйран гына хәрәмләшүләр булуын әйтте.

Әлеге килешүне шулай ук “Гадел Русия” фиркасенең башкорт бүлеге вәкиле Александр Бондаренко да имзалаудан баш тарткан. Аны әйтүенчә, “Бердәм Русия” һәм “Парнас” фиркаләре белән бернинди килешүләр имзаламау турында ниндидер федераль йөкләмә бар”.

13 сентябрьдә Башкортстанда узачак муниципаль шуралары депутатларын сайлауда “Яблоко” фиркасеннән өч кеше, “Бердәм Русия”дән 7300, “Гадел Русия”дән 261 кеше катнаша.

XS
SM
MD
LG