Accessibility links

Немцов вафатыннан соң АКШның Азатлык бүләгенә лаек булды


Әлеге бүләккә "Тормышын Владимир Путин чорында Русиядә демократия, кеше хокуклары һәм гадел мәхкәмәгә багышлаганы» өчен лаек дип табылды.

АКШНың 2015 елгы Азатлык бүләге быел февральдә атып үтерелгән Русия оппозиционеры Борис Немцов вафатыннан соң лаек булды. Немцов әлеге бүләккә "Тормышын Владимир Путин чорында Русиядә демократия, кеше хокуклары һәм гадел мәхкәмәгә багышлаганы" өчен лаек дип табылды.

Бүләк 9 сентябрь көнне Вашингтонда тапшырылды.Немцов исеменнән бүләкне кабул иткән оппозиционерның дусты, ПАРНАС фиркасе рәисе урынбасары Владимир Кара-Морзаның кечесе Немцовның бары ышанганын гына сөйләвен һәм һәр сөйләгәнен эшләвен әйтте.

"Ул һәрвакыт үз принциплары һәм дусларына тугрылыклы булып калды һәм беркайчан да үз мәнфәгатьләрен ил мәнфәгатьләреннән өстен куймады", диде ул.

Бүләкне сенатор, Халыкара республикан институты җитәкчеләре шурасы башлыгы Джон Маккейн тапшырды.

XS
SM
MD
LG