Оппозициядәге "Солидарность" хәрәкәте Мәскәүдә Суворов мәйданында Русиянең Сүриядә сугышуына каршы хакимиятләр белән килешенгән митинг үткәрәчәк.
Хәрәкәт сайтына әлеге митинг хакында: "Безнең илебез яңа сугышка керде. Бу юлы Сүриядә. Тышкы сәяси кораллы авантюралар өчен бу яңа адым булып тора. Путинның авторитар режимы 2014 елның башыннан ышаныч белән әнә шул юлдан бара", диелә.
Белдерүдә Украина көнчыгышындагы меңнәрчә кешене корбан иткән Русия тарафыннан алып барылган сугышның украин халкы батырлыгы һәм халыкара басым сәбәпле барып чыкмавы турында да әйтелә.
"Хәзер хакимиятләргә социаль-икътисади кризистан халыкның игътибарын читкә юнәлтү һәм геополитик амбицияләренә рәхәтлек алу өчен, террорга каршы көрәш дигән сәбәп табып, Сүриядәге сугыш кирәк булып чыкты. Без бу сугышка каршы, чөнки Асадның каты режимын саклау өчен тыныч халыкның һәм русияле хәрбиләрнең һәлак булуын теләмибез", дип белдерә Солидарность.
Хәрәкәт халыкның тормыш хәле начарлана барганда Сүриядәге сугыш өчен миллиардлар тотуга каршы булуын да әйтә.
"Солидарность" 2014 елдан бирле Путинның Украинадагы сәясәтенә каршы митинглар үткәреп килде.