Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкорт" иҗтимагый оешмасы активистлары тоткарланды


"Башкорт" иҗтимагый оешмасы активистлары өйләрендә тентүләр булды, кичкә алар барысы да иреккә чыгарылды.

Пәнҗешәмбе иртән "Башкорт" иҗтимагый оешмасы (БОО "Башкорт") җитәкчесе урынбасары Руслан Габбасов өендә тентү булган, үзен алып киткәннәр. Бу хакта оешманың ВКонтакте сәхифәсендә хәбәр ителде. Иртәнге 7дә Габбасов үз өенә "электр төзәтергә дип килгән" кешеләрне кертмәгән, нәтиҗәдә битлек кигән, кулларына автомат тоткан кешеләр өйгә бәреп кергән. Габбасовның компьютерын, телефоннарын, документларын алып киткәннәр. Шулай ук оешма җитәкчеләренең берсе Фаил Алсыновны да сорау алуга алып киткәннәр.

Кичке 7дә Уфада Һөнәр берлеге йорты каршында активистлар бу кулга алуларга каршы җыелды. Анда 25ләп кеше катнашты, дип хәбәр ителә.

Барлыгы җиде кеше тоткарланган, алар арасында оешманың көньяктагы вәкиле Юлай Аралбаев та бар. Аны Ишимбайда тоткарлаганнар. Кулга алынганнарның барысы да кич иреккә чыгарылган, аларның нинди гаепләү нигезендә полициядә тотылганнары билгесез.

Уфада узачак Бөтендөнья Башкорт корылтае алдыннан Башкорт иҗтимагый оешмалары исеменнән корылтайның хәзерге җитәкчелеген тәнкыйтьләгән язмалар дөнья күрде. Алсынов Башкортстан хөкүмәте кушуы белән уздырылачак бу корылтайга чын милли җәмәгатьчелекне кертмәячәкләре турында кисәтте. Җирле хакимиятләрнең Мәскәү басымына бирешеп, башкорт милли мәнфәгатьләрен кайгыртмавы турында Азатлыкка танылган җәмәгать эшлеклесе Вәлиәхмәт Бәдретдинов әйткән иде.

XS
SM
MD
LG