Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия төньягында Төркиянең һуманитар кәрваны утка тотылган


Төркия мәгълүмат чаралары Сүрия качакларына ярдәм алып барган кәрванны Русия очкычлары бомбалаган дип хәбәр итә.

Төркиянең Инсани Ярдәм Вакыфы (IHH) хокук яклау оешмасы Сүриянең төньягында Төркия чигенә ерак булмаган җирдә һуманитар йөк белән барган машиналарның бомбалануын хәбәр итте. Бу йөк Аазаз шәһәре янындагы сүрияле качакларга җибәрелгән булган. Бу урын Бәшәр Асадка оппозициядәге көчләр контролендә.

Твиттердагы фотоларда янгынчыларның ут капкан машиналарны сүндерүе сурәтләнгән. Хокук яклау оешмасында кемнең төгәл ут ачуы турында мәгълүмат юк.

Шул ук вакытта Төркиянең дәүләт агентлыгы Anadolu Русия очкычлары ут ачкан дип белдерә. Бу агентлык мәгълүматларына күрә, һөҗүмдә 7 кеше һәлак булган, кимендә 10 кеше яраланган, 20 йөк машинасы юк ителгән.

Hurriyet газеты, утны Сүрия авиациясе ачкан булырга мөмкин дип тә белдерә.

Көнбатыш мәгълүмат чаралары Русияне "Ислам дәүләте" белән бәйле булмаган урыннарны да бомбалый, дип күп тапкыр гаепләде. Мәскәү бу гаепләүләрне кире кага.

XS
SM
MD
LG