Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ Мостафа Җәмилевнең җәмәгате Сафинар ханымны сорау алуга чакырган


Кырымда утсыз калган фатирлар
Кырымда утсыз калган фатирлар

Сафинар Җәмилева ФСБ сорауларына җавап бирергә җыенмавын белдерә.

ФСБның Кырымдагы идарәсе кырымтатар лидеры Мостафа Җәмилевнең җәмәгате Сафинар ханымны сорау алуга чакырган.

Чакыруны кулына алгач Сафинар Җәмилева ФСБ идарәсенә шалтыраткан. Аңа "террорга ярдәм иткән өчен Җәмилев өстеннән җинаять эше ачуларын" белдергәннәр. Җәмилева сүзләренчә, ул - хатыны буларак, бу эштә шаһит булып барырга тиеш булган. "Минем моңа бернинди дә катнашым юк һәм адвокатыбыз хат әзерли, мин туганы буларак сорауларга җавап бирергә җыенмыйм”, дип белдерде Сафинар ханым Крым.Реалиига.

Шулай ук "Кырым" хәйрия фонды рәисе Риза Шевкиевның Кырымда калган туганнарына ФСБ хәзмәтләре килгән. Шевкиев аннексиядән соң Киевка киткән иде. Шевкиев җитәкләгән фондның бинасында Мәҗлес урнаша иде. Аның бөтен биналары хәзер сак астына алынды.

Моннан тыш 25 ноябрь хокук яклаучы Эскендер Бариевның әти-әнисенә килеп улы кая булганыны, аның адресыны сораштырганнар. Аларны электр баганаларны шартлаткан кешеләр белән бәйләнәштә булуда шикләнәләр.

20 сентябрьдән бирле дәвам итүче Кырым блокадасын кырымтатар җитәкчеләре, шул исәптән Мостафа Җәмилев оештырды.

20 ноябрьдә Херсон өлкәсендә Кырымны электр белән тәэмин иткән үткәргечнең ике терәк баганасы шарлатылды, тагын ике баганага зыян килде. Бу хәлдән соң "Укрэнерго" үткәргечкә зур зыян килгәнгә электр бирү туктатылырга мөмкин, дип белдерде. 22 ноябрь төнендә Украинадан Кырымга ут бирү тукталды.

XS
SM
MD
LG