Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү "Ислам дәүләте" оешмасы белән көрәшкә "җир өсте көчләрен" булдыру тәкъдимен хуплады


Лавров Франция тышкы эшләр министрының "җир өсте көчләрен" булдыру тәкъдие Русиянеке белән туры килүен әйтте.

Русия тышкы эшләр министрлыгы Франция тышкы эшләр министры Лоран Фабиусның Русиядә тыелган "Ислам дәүләте" оешмасына каршы көрәштә җир өсте көчләрен булдыру тәкъдимен хуплады. Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров әлеге карашның Русиянеке белән туры килүен белдерде.

Элегрәк Фабиус үзенең бер әңгәмәсендә, җир өсте көчләре чараларын исламчыларга каршы Сүрия хөкүмәте хәрбиләре, Ирекле Сүрия армиясе һәм көрд берләшмәләре уздыра алыр дип әйткән иде.

Лавров алдагы көнне Русия президенты Владимир Путин һәм Франция президенты Франсуа Олландның алдагы көнге очрашуларына бәя биреп, "Ислам дәүләте" оешмасына каршы уртак эшләрне булдыру өлкәсендә бик сак, әмма конкрет адым ясалуын әйтте.

XS
SM
MD
LG