Шимбә көнне меңнәрчә британнар 13 ноябрьдә Париждагы террор гамәлләреннән соң, Британия хөкүмәтенең Сүриядәге исламчыларга каршы авиаһөҗүмнәр башлау ниятенә каршылык белдереп, Лондон һәм илнең башка шәһәрләренә протест чарасына чыкты. Сугышка каршы демонстрацияләр Stop the War Coalition төркеме белән оештырылды.
"Мин монда Сүриядә хәрби чаралар башлау тәкъдименә каршылык белдереп чыктым. Утка тоту белән Гыйракта куелган бурычлар хәл ителмәде, Әфганстанда һәм Либиядә дә шулай ук", дип китерә The Gardian газетасы Лондонда демонстрациядә катнашкан берәүнең сүзен.