Accessibility links

Кайнар хәбәр

Полиция Калифорниядә ут ачуда шикләнелүчеләрнең исемнәрен атады


Полиция тоткарлау вакытында үтерелгән ике кешенең кем булуын инде ачыклаган. Бу шунда яшәүче 28 яшьлек Сәед Фарук һәм 27 яшьлек Ташфин Малик.

Калифорниянең Сан-Бернардино американ шәһәрендәге атышларда 14 кеше үтерелгән, 17 яраланган. Һөҗүм чәршәмбе иртән инвалидларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә әлеге бүлгедәге хакимият хезмәткәрләре өчен оештырылган кичә вакытында булды. Табиплар бик тиз вакытта ярдәмгә килеп, аеруча да авыр хәлдәгеләрне боралакларда хастаханәгә озатканнар. Якындагы йортларда яшәүчеләр тиз арада эвакуацияләнгән.

Һөҗүмдә башта өч кеше катнашкан диелсә, соңрак икәү булган диелде. Бер ир кеше һәм хатын-кыз машинада качкан, әмма берничә сәгатьтән соң полиция тарафыннан аларның үзәктән өч чакрым ераклыкта булулары ачыкланган. Шактыйга сузылган капма-каршы атышларда әлеге ир кеше белән хатын-кыз үтерелгән, бер полиция хезмәткәре җиңелчә яраланган.

Хакимиятләр һөҗүм итүчеләрнең ярдәмчеләре дә булуы мөмкин дип бара. Шул ук районда шикләнелгән бер кеше тоткарланган, полиция, махсус тәртип урнаштыру хезмәтләре якын тирәдә тикшерүләр һәм бер йортта тентү уздырган.

ФБР әлеге хәлнең теракт булырга мөмкинлеген кире какмый. Әмма җинаятьнең сәбәпләре әле билгеле түгел.

Җинаятчеләрдә битлекләр һәм бронежилетлар булган, алар хәрби киемгә киенгән һәм коралланган булган.

Полиция тоткарлау вакытында үтерелгән ике кешенең кем булуын инде ачыклаган. Бу шунда яшәүче 28 яшьлек Сәед Фарук һәм 27 яшьлек Ташфин Малик. Reuters хәбәр итүченчә, Фарук инвалидлар очрашуында катнашучы буларак теркәлгән булган.

Сан-Бернардинодагы атышлар 2012 елдан соң иң күп корбан китергән һөҗүм. 2012 елда Коннектикуттагы мәктәптә 26 кеше үтерелгән иде.

XS
SM
MD
LG