Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә телевизорга ышанучылар кимегән


Телевизорны күбрәк Русия хакимияте гамәлләре белән риза булмаучылар, интернет кулланучылар, югары белемлеләр карамый.

"Левада үзәге" уздырган сораштыруга күрә, узган елның марты белән чагыштырганда мәгълүмат чыганагы буларак телевизорга ышанучы русиялеләр саны 9% кимегән. "Ил һәм дөньядагы яңалыкларны" телевизордан белүчеләр саны 5% төшкән. 2014 елның мартында алар 90% иде.

Шулай ук сораштыру күрсәткәнчә, яңалыкларны газеталардан укучылар саны 19%тан 13%кә, радиодан тыңлаучылар 18%тан 13%кә, журнал укучылар 5%тан 2%ка кадәр төшкән. Традицион мәгълүмат чараларына караганда халык "аннан-моннан" ишеткән хәбәрләргә күбрәк ышана. Аларның саны - 24%. Бу хакта үзәк мәгълүматларына таянып, "Коммерсант" яза.

Аналитик үзәк белгече Алексей Левинсон телевизорны карамаучыларның күбрәге Русия хакимияте сәясәте белән килешмәүчеләр, интернет кулланучылар, югары белемлеләр һәм статуслары уртачадан югарырак булган кулланучылар дип әйтә.

XS
SM
MD
LG