Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдәге украин китапханәсе ябылачак


Мәскәүдә украин әдәбияты китапханәсе
Мәскәүдә украин әдәбияты китапханәсе

Украин китапханәсе мөдиренең адвокаты китапларны тарату һәм хезмәткәрләргә башка урында эш эзләү күрсәтмәсе булуы турында белдерде.

Мәскәүдә украин әдәбияты китапханәсе мөдире Наталья Шарина экстремистик китаплар таратуда гаепләнеп өй сагына ябылганнан бирле китапханә үз эшен туктатты. Аның адвокаты Иван Павлов, Мәскәү хөкүмәтендәге чыганакларга таянып, китапханәне таратып, хезмәткәрләрне башка эшкә күчерү турында күрсәтмә бар, дип белдерде.

Гыйнварда китапханә бинасы Мәскәү мәдәният департаменты карамагыннан милли сәясәт, төбәкара мөнәсәбәтләр һәм туризм департаментына күчә. Хәзер китап фонды һәм хезмәткәрләр язмышы хәл ителә. Бинада көнчыгыш славян халыкларының Мультимедиа үзәген ачарга җыеналар, диде адвокат.

Наталья Шарина мәхкәмәдә
Наталья Шарина мәхкәмәдә

Милли сәясәт департаменты башлыгы Владимир Черников китапханәне тарату турындагы мәгълүмат дөрес түгел, анда үзгәрешләр генә булачак, диде. Мультимедиа үзәге булачагын департамент башлыгы раслады.

Украин китапханәсе белән булган хәлләргә Европа Берлегендә дә борчылу белдерделәр. Европа Берлегенең тышкы сәясәт вәкиле Федерика Могерини матбугат хезмәте Украинаның УНИАН агентлыгына кеше хокукларының һәм сәяси хокукларның Халыкара пакты кабул ителүгә 50 ел тулар алдыннан китапханә тирәсендәге вакыйгаларны күңелсез хәл дип бәяләде һәм кайда гына булмасын мәдәни үзәкләрнең эшчәнлегенә тыкшыну булмаска тиеш, дип белдерде.

Азатлыкка Башкортстан украиннары җәмгыяте вәкилләре әлеге китапханә аша дәреслекләр, матур әдәбият булдыруын әйткән иде.

XS
SM
MD
LG