Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әтисе белән Сазлык мәйданында булган егет 2.5 ел төрмәгә хөкем ителде


Иван Непомнящих
Иван Непомнящих

Иван Непомнящих тәртип бозуда һәм полициягә каршы көч кулланыда гаепләнеп 2.5 елга колониягә хөкем ителде.

Мәскәүнең Сазлык мәйданындагы тәртипсезлекләрдә катнашуда гаепләнеп хөкем ителгән чираттагы кеше – 25 яшьлек Иван Непомнящих булды. “Хакимият вәкиленә каршы көч куллануда” гаепләнгән Иванга прокурор 3.5 ел төрмә сораган булган. Мәхкәмә 2.5 еллык җәза бирде.

Тишкерү документларында Иванның ике полиция хезмәткәренә кулларына өч тапкыр сукканы, берсенә шәмсия белән башына бәргәне турында язылган. Иван гаебен танымады һәм тикшерүнең җитәрлек дәлилләре булмавын белдерде. “Агора” хокук яклау төркеме башлыгы Павел Чиков, Иванның инде сигез ай өй сагы астында тотылганын белдерде, бу вакытның җәзага керәчәген өстәде.

Иван Непомнящих 2012 елның 6 маенда Сазлык мәйданына әтисе белән килгән булган. Икесе дә ул көнне тоткарланган һәм административ җәзага тартылган булган. Соңрак Иванны яңадан тикшерә башлаганнар.

XS
SM
MD
LG