Accessibility links

"Безнең дус булмау өченчеләр өчен файдалы"


Ләбиб Лерон (у) һәм Рәдиф Сәгъди (с) Марат Кәримовка (уртада) шарж бүләк итәләр
Ләбиб Лерон (у) һәм Рәдиф Сәгъди (с) Марат Кәримовка (уртада) шарж бүләк итәләр

Татарстанда нәшер ителүче "Безнең мирас" журналы хезмәткәрләре Башкортстанда булып, дин әһелләре, язучылар белән очрашулар үткәрде.

Казанда нәшер ителүче "Безнең мирас" журналының баш мөхәррире, шагыйрь Ләбиб Лерон һәм язучы Рәдиф Сәгъди Уфада булып китте. 21 декабрь көнне алар Башкортстан диния нәзарәтендә, “Ихлас” һәм “Лалә-тюльпан” мәчетләрендә булып, мәчетләрнең имам-хатыйблары, Башкортстан диния нәзарәте җитәкчелеге белән очрашты. Очрашуларда ислам дине тирәсендә вазгыять, республикадагы дини тормышны басмада яктырту кебек мәсьәләләр тикшерелде.

Шул ук көнне кичен Казан кунаклары Башкортстан Язучылар берлегендә узган чараларда катнашты. Чара язучы Альберт Котыевның тууына 75 ел тулу уңаеннан хәтер кичәсе белән ачылды. Анда язучы иҗатына һәм матбугатта дәүләт серләрен саклау идарәлегендә эшләү елларындагы эшчәнлегенә зур бәя бирелде. Милли басмалар буенча республиканың төп цензоры булып эшләгән чорда милли проблемаларны аңлап, кайбер каршылыклы һәм четерек мәсьәләләргә дә күз йома белүе, шәхси сыйфатларыннан тыйнаклыгы искә алынды.

Язучылар берлегендә очрашу
Язучылар берлегендә очрашу

Чараның икенче өлешендә Татарстан язучылары белән очрашу узды. Анда әдәби багланышлар турында сүз барды. “Безнең мирас” журналының баш мөхәррире, шагыйрь Ләбиб Лерон заманында Хәсән Туфан һәм Мостай Кәрим, Илдар Юзиев һәм Әнгам Атнабай кебек шагыйрь һәм язучыларның дуслыгын искә төшерде. Бүген дә язучылар арасында, берлекләр арасында дуслык һәм багланышларның мөһимлеген ассызыклады:

“Татарстан һәм Башкортстан язучылары, Язучылар берлеге, республика җитәкчеләре дус һәм бергә кулга-кул тотынып эшләргә тиеш дип уйлыйм. Дөрес, төрле юллар белән динне, милләтләрне, тугандаш халыкларны бүлгәләргә, каршы куярга тырышалар. Безнең дус булмау өченчеләр өчен файдалы.

Язучы – ул халык язмышы өчен борчылган, милләт язмышы өчен янган кавем. Без иҗат белән генә чикләнми, милләт һәм республикалар киләчәге өчен дә борчылырга, республикаларны бергәләп яклау һәм саклау юлларын уйларга тиешбез”.

Ринат Камалов
Ринат Камалов

Күренекле башкорт язучысы Ринат Камалов Татарстан республикасының күп яктан алда баруын билгеләде. Мәгарифтә, мәдәнияттә, китап чыгарудагы казанышларны үрнәк итеп сөйләде.Татарстанда президент атамасының һаман да бетерелмәвен әйтеп, күрше парламент аны саклау өчен референдум уздыру карары чыгарыр, халык яклап тавыш бирер һәм мәсьәлә уңай хәл ителер дигән ышаныч белдерде. Татарстан үрнәгенә иярергә чакырды.

Утырышта федераль хакимияткә уртак мөрәҗәгать җибәрергә дигән фикергә килешенде. Анда Русиянең бөтенлеген саклау, федераль мөнәсәбәтләрне үстерү өчен анда яшәүче милләтләрнең милли-мәдәни мәнфәгатьләре тәэмин ителергә, ихтыяҗлары канәгатьләндерергә тиешлеге әйтеләчәк. Бу юнәлештә башкарылырга тиешле тәкъдимнәр күрсәтеләчәк.

Чарада Ләбиб Лерон агымдагы елда 85 яшен билгеләгән Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримовка шаржын бүләк итте.

22 декабрь “Безнең мирас” журналы хезмәткәрләре Стәрлебаш районынында укучылар белән очрашу уздырды. Анда сүз журналда Башкортстан белән бәйле әдәби, дини һәм мәдәни мирасны яктырту, басманы тарату кебек мәсьәләләр тирәсендә барды.

XS
SM
MD
LG