Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халык Мурманскиның газсыз утыруына ачуны социаль челтәрләрдә чыгара


Мурманскида 30 дәрәҗә салкында кичә газ белән тәэмин итү начарланды. Халык "Путинга шалтыраттыгызмы" дип "шаярта".

Мурманскида чәршәмбедән бирле газ җитәрлек күләмдә бирелми. 300 мең халкы булган шәһәрдә фатирларга бирелгән газның көче чәй кайнатып әзер ризыкны җылытырга да җитми, дип хәбәр ителә.

Мурманоблгаз ширкәте өлкәдә салкын һава аркасында газ торбаларында һава җыелганын белдереп, өйләрне газ белән җылытмаска, газ куллануны киметергә чакырды. Төбәктә 30 дәрәҗә салкын, Яңа ел бәйрәмнәре һәм Раштуа сәбәпле халык беркая да бармыйча өйләрендә утыра.

2 гыйнвар Оренбур-Орски юлында кар көртләре астында калганнарга хакимиятләрнең вакытында ярдәм итмәве, Мурманскиның чәй кайната алмыйча салкын фатирларда утыруы өчен халык ачуын социаль челтәрләргә чыгарды. "Русия 30 мең кеше яшәгән Украинаның Геническ шәһәрендә һуманитар фаҗига дип сөйли, Мурманскины, Оренбурны күрмәмешкә салыша", дип язалар.

Error rendering VK.

XS
SM
MD
LG