Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Бәшәр Асадка сыену бирергә әзер


Путин әңгәмә бирә
Путин әңгәмә бирә

Русия президенты Сүриядә конституцион реформалар, ә аннары чираттан тыш парламент һәм президент сайлауларын уздыру кирәклеген белдерде.

Русия кирәк булган очракта Сүрия президенты Бәшәр Асадка сыену бирергә әзер. Бу хакта Русия президенты Владимир Путин Bild алман газетасына биргән әңгәмәдә әйткән.

Путин фикеренчә, хәзергә әлеге мәсьәләне тикшерү иртәрәк, чөнки Сүриядәге сайлаудан соң Асадка илдән китәргә туры килмәскә дә мөмкин.

Русия президенты Сүриядә конституцион реформалар, ә аннары чираттан тыш парламент һәм президент сайлауларын уздыру кирәклеген белдерде.

Русия Сүриядәге хәлләр Либия һәм Гыйрактагы кебек үсеш алуын теләми, диде Путин.

Президент Сүриядәге тыныч халык арасындагы корбаннар өчен гаеп Бәшәр Асад хәрбиләренә каршы көрәшүчеләр намусында дигән фикер белдерде.

Путин фикеренчә, президент Асад Сүриядәе низаг барышында күп кенә хаталар эшләгән.

“Баштан ук читтән акчалата, кораллата, сугышчылар ярдәме күрсәтелмәсә, низагның бу кадәр җәелмәячәген без сезнең белән яхшы беләбез", диде Путин.

XS
SM
MD
LG