Accessibility links

Кайнар хәбәр

Индонезия президенты Җакартадагы шартлауларны "террор гамәле" дип атады


Индонезиядә шартлауларда берничә кеше һәлак булган
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:00 0:00

Индонезиядә террор гамәлләре

Җакартаның төрле урыннарында берничә шартлау булды. Полиция шартлауларга катнашы бар дип шикләнелгән дүрт кешене тоткарлаган.

Индонезиянең башкаласы Җакартада берничә шартлауда ким дигәндә алты кеше һәлак булган, дип хәбәр итә җирле полиция. Һөҗүмдә ким дигәндә ике интихарчы катнашкан.

Элегрәк шәһәрнең үзәк урамында полиция посты янында алты шартлау булганы хәбәр ителде. Бер сәгать ярымнан соң яңа шартлаулар турында хәбәрләр килә башлады. Җакарта полиция вәкилен мәгълүматына күрә, һөҗүм иткән дүрт кешенең мәете табылган, калганнарын эзләү бара.

Полиция мәгълүматларына караганда, һөҗүмнәрдә ким дигәндә 14 кеше катнашкан.

Starbucks ширкәте махсус белдерү чыгарды һәм анда бер шартлауның кафе янында булуы һәм анда бер бер кешенең яралануы әйтелә. Ширкәт шулай ук вакытлыча Җакартадагы барлык кафеларын ябуын хәбәр итте.

Элегрәк Ассошиэйтед пресс өч интихарчының үзләрен шәһәр үзәгендәге Starbucks кафесын янында шартлатуын, ә ике кораллы кешенең шул ук районда полиция постына һөҗүм итүен белдергән иде. Нәтиҗәдә бер полиция хезмәткәре һәлак булды.

Полиция постына ут ачучылар качкан һәм аларны эзләү бара.

Шәһәр үзәгенә армия чыгарылган һәм авыр техника барлыкка килгән.

Reuters агентлыгы хәбәр итүенчә, Индонезия күзләү вәкиле әлеге һөҗүмнәрнең Русиядә тыелган “Ислам дәүләте” оешмасы белән бәйлелеген күрсәтүче билгеләр юк дигән.

Индонезиянең телеканалы Төркия һәм Пакыстан илчелеге янында өч шартлау булуын хәбәр итте.

Әлегә бу шартлау өчен беркем дә җаваплылыкны үз өстенә алмады.

Reuters агентлыгы хәбәр итүенчә, Җакарта полициясе терактлар оештыруда катнашкан дип шикләнелгән дүрт кешене тоткарлаган.

Индонезия президенты Джоко Видодо Җакартадагы шартлауларны "террорчылык гамәле" дип атады, дип хәбәр итә Al Jazeera телеканалы.

XS
SM
MD
LG