Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан президенты Давос икътисади форумында катнаша


Өченче ел рәттән Швейцариядәге Давос икътисади форумына Русиядән дәүләт башлыгы бармый. Быел Татарстан президенты да катнашкан вәкилчелекне президентның Ерак Көнчыгыштагы вәкиле Юрий Трутнев җитәкли.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Швейцариянең Давос шәһәрендә барган халыкара икътисади форумда катнаша. 20-23 гыйнвар барган җыенның төп темасы "Дүртенче сәнәгать инкыйлабына әзерлек". Тема кысаларында машина төзү сәнәгатен үзгәртүдән алып сәүдә, сәламәтлек, төрле чирләргә каршы көрәштә берләшү, глобаль икътисади проблемаларны чишүгә багышланган фикер алышулар оештырыла.

1971 елдан бирле уздырылган Давос җыенына быел 2500ләп кеше килде. Аларның күбесенең эше бизнес түгел. Давос җыенында быел 900ләп кеше - ватандашлык җәмгыятьләре активистлары, галимнәр һәм Нобель бүләге ияләре. 40лап илдән дәүләт җитәкчеләре килде.

Өченче ел рәттән Русия президенты Владимир Путин Давос җыенында катнашмый. Узган ел Путин анда барудан баш тартты, аның исеменнән беренче вице-премьер Игорь Шувалов барды. Быел Русия вәкилчелеген президентның Ерак Көнчыгыштагы вәкиле Юрий Трутнев җитәкли.

Татарстан президенты Миңнеханов Давоска ел саен бара. Бүген ул Давос күренешен үзенең Инстаграмдагы сәхифәсенә куйды.

XS
SM
MD
LG