Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечня парламенты Пионтковскийны экстремизмда гаепли


Андрей Пионтковский
Андрей Пионтковский

Чечня депутатлары Пионтковскийның республика турындагы мәкаләсе "халыклар арасында нәфрәт тудыра" дип саный.

Чечня парламенты публицист Андрей Пионтковскийны республика турында әйткән фикерләре өчен җинаять җаваплылыгына тарттырмакчы. Чечня парламенты сайтында хәбәр ителүенчә, депутатлар Пионтковскийның «Эхо Москвы» сайтында урын алган "Бомба, готовая взорваться" дигән мәкаләсен экстремизмга тикшерүне сорап, Русия баш прокуратурасы һәм тикшерү комитетына мөрәҗәгать итәчәк.

Парламент башлыгы Магомед Даудов әлеге мәкалә "халыклар арасында нәфрәт тудыруга» һәм «ил бөтенлеген бозуга" чакыра дип саный. Пионтковскийны 280 һәм 282нче маддәләр нигезендә җаваплыкка тартуны сорыйлар.

Чечняда Русия кануннары үтәлми дип белдергән Пионтковскийның мәкаләсе Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровның оппозиционерларны «халык дошманнары» дигән белдерүенә карата реакция иде.

Дүшәмбе көнне Русия президенты Владимир Путин Чечня башлыгы буларак Рамзан Кадыйровның эшчәнлеген «уңышлы» дип атады.

XS
SM
MD
LG