Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кризис чорында Төмәндәге татар эшмәкәрләре бер-беренә якыная


Очрашуда катнашкан яшь эшмәкәрләр
Очрашуда катнашкан яшь эшмәкәрләр

Татар эшмәкәрләре илдәге кризисны берләшеп, бер-береңә ышаныч юлы белән генә нәтиҗәле үтеп булачагы турында сөйләште.

Төмән өлкәсе татар Конгрессы кул астында эшләп килүче татар эшмәкәрләре оешмасы вәкилләре танышу, алдагы авыр көннәргә планнар кору өчен Төмән шәһәр татар үзәгенә яшьләрне чакырды.
23 гыйнварда узган очрашуда оешманың җитәкчесе, үзе дә өлкәдә билгеле эшмәкәр Ринат Насыйров яшьләрне илдәге авыр икътисади кризис вакытында эшне алып бару серләре белән таныштырды, аралашу, ярдәмләшү кирәклегенә басым ясады.

"Татарлар элек-электән сәүдәгәр булганнар. Тик бүгенге көндә олигарх дәрәҗәсендәге татар кешеләре күп түгел. Өлкәбездә дә берничә фамилия генә бизнес өлкәсендә танылганнар рәтендә. Гомумән, безнең өлкәдә бизнес алга китмәгән. Бу юнәлештә эшләр җитәрлек әле. Монда утыручылар һәркайсыгыз да үз эшегезне башлаганда ул юнәлештә көндәшләр күп булуын билгеләп үттегез, ләкин куркып калмагансыз, хәзер әнә уңышларыгызга куанасыз. Бизнес алга китсен өчен иң әһәмиятлесе – ышаныч. Шуңа да эшне башлаганда яныбызда туганнар буладыр. Тагын да аралашу кирәк. Бүгенге очрашуыбыз да шул максатларны күздә тотып оештырылды. Хәзерге вакытта илдә авыр чор – кризис. Ул быел тагын да кыенлашачак кына. Нык үзгәрешләр көтелә.

Уртада Ринат Насыйров
Уртада Ринат Насыйров

Безгә – татарларга бергә булырга, ярдәмләшергә кирәк. Бер-берегезгә ярдәм итә-итә акча эшләргә өйрәнергә кирәк. Булдырган эшләрегезне дәвам итү, нәтиҗә турында уйланыгыз. Аның өчен үзара хезмәттәшлек комачауламый хәзер. Безнең эшмәкәрләр оешмасы Бөтендөнья татар конгрессының эшмәкәрләргә ярдәм итү ассоциациясенә кергән. Бу чит илләргә дә юлны ача. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгына да игътибар итегез. Шул уңайдан Вагай районында зур уңышларга ирешкән Нургали Абдуллин турында әйтер идем. Аның хәзер 45 кибете бар. Ул эшчәнлеген башка районнарга да җәелдерде. Кемнәрдер кибетләре санын киметкән вакытта, аның бер төн эчендә яңа кибете барлыкка килә. Ә гади генә шөгыль – сөт җыюдан башлаган эшмәкәр авыл халкында зур ышаныч тудырды", дип сөйләде Ринат Насыйров.

10 еллап элек бу эшне башлаган Нургали Абдуллин татар авылларында яңа йортлар төзелүен, мәктәпләр салынуын билгеләп үтте. Авыл халкы аның “Транссервисмолоко” ширкәтенә хуҗалыкларында үзләреннән арткан тауарларны алып килүен, алмашка күңеле теләгән кирәк-ярак алып китүен хәбәр итте. Хәтта 50 меңнән 6 миллионга кадәр кредит бирү мөмкинлеген дә булдырган ул. Аны түләүдә ярдәм итү йөзеннән дәүләт бирә торган субсидияләр алу өчен дә үзе йөрү белән тагын да гаҗәпләндерде бу эшмәкәр. Менә шулай халыкта хөрмәт казанган. Аларның да үз сөтләрен литрын 20 сумнан тапшырып, кибеттән 45 сумга алып китүләре тикмәгә генә түгел инде. Ширкәттә күбесе туганнарым эшли, диде Нургали Абдуллин.

“Кризис күп еллардан бирле мине ташламый, - ди ул. – авыл җирендә кризисның беткәне юк. Бәлки бу чикләүләр җитештерүне үстерүгә этәргеч булыр, сөт, ит, яшелчә һәм башкасы өчен түгелгән тир тиешле бәяләнер. Ә болай авыл хуҗалыгы тауарлары очсыз хак белән кабул ителә килә. Җитештерүче белән кулланучы арасында без арадашчы булып торабыз. Бу авыл халкына яхшы тормыш алып барырга өмет бирә”, диде эшмәкәр.

Уңда Фәрхәд Йосыпов
Уңда Фәрхәд Йосыпов

Пластик тәрәзәләр, өй җиһазлары ясаучы Фәрхәд Йосыпов кризисны әле тоеп өлгермәвен әйтте. Төзелеш оешмалары белән төзелгән килешүләр тәмамланмавы эшне туктаусыз алып барырга мөмкинлек бирә, диде.

Ә менә күрмәүчеләр өчен яңа электрон дәреслек уйлап тапкан Айдар Фәхретдинов үз проектын тормышка ашыру, җайланманың күп өлеше чит илдән кертелгән әйберләр булганга, кыенга туры килер, диде.

Шулай, бизнеста тәҗрибә туплаган өлкән эшмәкәрләрнең эше белән танышып, аларның киңәшләрен тыңлап, сорауларына җаваплар алып, очрашуны файдалы үткәрделәр катнашучылар. Конгресс каршында оешкан эшмәкәрләр оешмасына керүнең әһәмияте, кирәклеге, бурычлар, планнар турында фикер алыштылар. Мондый очрашуларны ай саен төрле эчтәлектә үткәрергә дигән тәкъдимнәр булды. Танылган эшмәкәрләр, икътисадчылар белән очрашып, бизнес өлкәсендә белемнәрне арттырырга сүз куештылар.

Ышанычлылык, аралашу аркылы бизнесны киңрәк җәелдерү, сыйфатны ныгыту, дәүләт җитәкчеләре белән бәйләнештә булу кебек оешманың төп бурычлары яшьләргә бу кризисны югалтуларсыз чыгуга булышыр. Тагын да араларында конгресс оештырган “Татар егете” исемле тырыш һәм уңганнарны сайлау бәйгесендә катнашучыларның булуы да үткән әзерлек дәресләренең әһәмиятен аңлата.

Өлкәдә татар эшмәкәрләре 2012 елда ук берләшү турында сүз алып барганнар иде. Аларның иң уңышлы эш алып баручылары өлкә губернаторы җитәкчелегендәге багучылар шурасына да керде. Ел саен үз араларына яшьләрне алып, аларга ярдәм итү, киңәшләрен бирү өчен очрашулар оештыралар. Шул эшмәкәрләр ярдәмендә конгрессның “Бездә ятим бала юк” проекты да йөзләгән ятим, мохтаҗ сабыйлар күңеленә өмет өсти.

Соңгы елларда гына янгыннан зыян күргән күп балалы Латыйповлар, Төхвәтуллиннар, Бәшировларга, авыр хәлдә калган Фазыловларга, Юнысовка, Арслановка, Кучумовка һәм Тубыл, Борки балалар йортларына булышлык күрсәтелде. Ә инде Яңа ел, Корбан бәйрәмнәрендә аз керемле гаиләләрдә яшәүче балалар өчен уен-көлкеле бәйрәм үткәрү, аларны татар ашлары белән сыйлау да гадәткә кереп бара.

XS
SM
MD
LG