Accessibility links

Кайнар хәбәр

Екатеринбурда рак белән авырган балалар дарусыз калды


Екатеринбурдагы онкология үзәгендә 1 айдан алып 16 яшькә кадәр балалар дәвалана
Екатеринбурдагы онкология үзәгендә 1 айдан алып 16 яшькә кадәр балалар дәвалана

Екатеринбурның онкология үзәгендә инде бер ай дару юк. Сәламәтлек саклау министрлыгы чит илдән дару алмый. Русиядә җитештерү туктатылган.

Екатеринбурдагы “Мы вместе” хәйрия фонды шәһәрнең онкология үзәгендә дәваланучы балаларга Германиядән дару алыр өчен акча җыя. Бу хакта алар үз сәхифәләрендә хәбәр иткән. Берсе 35 евро торган 40 флакон алыр өчен 130 мең сум кирәк, диелгән бу сәхифәдә.

Инде бер ай Екатеринбурдагы онкология үзәгендә лейкоз белән авырганнарга бирелә торган “Даунорубицин” даруы юк. Фонд бу хакта хакимиятләргә һәм Сәламәтлек саклау министрлыгына хәбәр иткән, әмма җавап алмаган. Чикләүләр аркасында министрлык чит илдән бу даруны ала алмый, аңа алмашка Русиядә дару җитешлерелми. Элек бу даруны ясаган “Лэнс-Фарм” ширкәте, даруның табыш китермәве сәбәпле аны җитештерүне туктаткан.

4 февраль дөньяда Яман шешкә каршы көрәш көне билгеләнә.

XS
SM
MD
LG